Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

15 яшьлек укучы бала белән интим мөнәсәбәт өчен 35 яшьлек укытучыны хөкем иттеләр

Мәктәптә укучы балаларның берсенең анасы укытучы хатын үсмер малай белән җенси мөнәсәбәттә булуы турында белеп ала. Ул матбугат чараларына хәбәр иткәннән соң, җинаять эше ачылган.

news_top_970_100
15 яшьлек укучы бала белән интим мөнәсәбәт өчен 35 яшьлек укытучыны хөкем иттеләр
https://pixabay.com/

Әстерхан шәһәренең Киров районы суды шәһәрнең 32нче мәктәбендә укытучы булып эшләгән хатынга карата хөкем карары чыгарды. Ул 15 яшьлек укучы малай белән җенси гамәлләр кылуда гаепле дип табылды һәм 2 ел 6 айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Әстерхан өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итте.

«Ул Россия Җинаять кодексының 134 маддәсенең 1нче өлеше, 135 маддәсенең 1нче өлеше (уналты яше тулмаган бала белән җенси якынлык кылу һәм сексуаль характердагы башка гамәлләр) буенча каралган җинаятьләрне кылуда гаепле дип табылды. Әстерхан шәһәренең Киров районы суды карары белән бу хатын 2 ел 6 айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде. Аңа биш ел дәвамында укытучы булып эшләү тыела», диелә хәбәрдә.

Тикшерү ачыклаганча, 2019 елның ноябреннән 2020 елның февраленә кадәр укытучы хатын яшүсмер белән җенси якынлык кыла, аңа карата азгын гамәлләр башкара.

2020 елның 10 февралендә «Астрахань FM» басмасында шул хакта мәгълүмат чыга. 32нче урта мәктәптә укучы балаларның берсенең анасы редакциягә мөрәҗәгать итә һәм тугызынчы сыйныфта укучы 15 яшьлек малай белән 35 яшьлек укытучы арасында интим мөнәсәбәтләр булуы хакында сөйли. Матбугатта чыккан мәгълүматтан соң, тикшерүчеләр эшли башлый, аннары җинаять эше ачыла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100