Татарстан трассасында өчәр яшьлек ике балалы хатынны коткаручылар туңудан саклап калган

Казан-Оренбург трассасында Сахаровка авылы янында "Тойота" машинасы ватылып калган.

Алексеевски районында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Башкортстаннан килүче һәм машина салонында өчәр яшьлек ике баласы булган хатынны туңудан коткарып калган. Бу хакта ведомстовның матбугат хезмәте "Татар-информ"га хәбәр иткән

Казан-Оренбург трассасында Сахаровка авылы янында "Тойота" машинасы ватылып калган. Салондагы балаларның берсе инвалид булган. Коткаручылар аларны кунакханәгә илткән, диелгән әлеге хәбәрдә.