Таиландта Татарстан кешеләре һәлак булган дигән хәбәр чыкты | intertat.tatar

Таиландта Татарстан кешеләре һәлак булган дигән хәбәр чыкты

Пхукетта ял курортында 22 гыйнварда юл һәлакәте килеп чыккан.
Җирле матбугат чаралары хәбәренчә, җиңел автомобиль белән микроавтобус бәрелешеп, өч кешене хастаханәгә илткәннәр.

"Татар-информ" агентлыгы, "Зәй хәбәрләренә" сылтама белән, һәлак булучылар  ике хатын-кыз дип җиткерә.

Микроавтобустагылар барысы да исән калган.