Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кызлары өчен яшәделәр». Башкортстанда төнге янгында әтисе, әнисе һәм нәни бала үлгән

30 һәм 26 яшьлек ир белән хатын, 4 яшьлек сабый кыз Уфа шәһәре янындагы бакча йортында дүрт ел яшәгән.

news_top_970_100

23 октябрьгә каршы төндә Уфа районының Лебяжий бакчачылык ширкәтендәге бер йортта янгын була. Биредә өч кеше янып үлә. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

«Башинформ» агентлыгы ачыклаганча, якынча белешмә буенча, бу гаилә әлеге өйдә теркәлмәгән. 

«Төнге өчләр тирәсендә тәрәзәдә ут ялкыны күренде. Бездән берничә урам аша урнашкан йорт януын аңладык. Ирем шунда китте. Ул коткаручыларның машинасын очраткан, аларга юл күрсәткән. Аннары өйгә кайтты. Ул чакта ялкын күренми иде инде, куе төтен генә чыгып торды. Урамда бик каты төтен исе таралды», — дип сөйләгән шаһитлар.

Агентлык хәбәрчесе мәрхүм ир-атның әнисе Ирина белән аралашкан. Бу гаилә бакча йортында инде дүрт ел яши икән.

«Алар үз гаиләләре белән аерым яшәргә теләде. Дүрт ел шунда яшәделәр, бишенчесе киткән иде. Өйләнешкәч, беренче елда кызлары нәни чакта шәһәрдә яшәделәр. Аннары шунда күченделәр. Алар шәһәрдә яшәргә теләмәде. Үз йортлары булуын, хуҗалык эшләре белән шөгыльләнергә телиләр иде. Мин балалар бакчасында эшлим, оныгым да безнең бакчага килә иде. Тырыштылар инде, кызлары өчен яшәделәр. Аның өчен барысын да эшләделәр. Гади итеп, бөтен кеше кебек яшәделәр. Ариша да әти-әнисен бик ярата иде», — дип сөйли бу хатын 

Әлегә янгын сәбәпләре билгеле түгел. «Безгә берни әйтмәделәр әле. Аларның электр җылыткычы һәм электр чәйнеге, суыткычлары бар. Ачык ут булмасын өчен, мичне дә сүткәннәр. Өч кышны шунда чыктылар, бар да нормада иде бит», — ди Ирина. 

Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм янгын сүндерүчеләр, башка күзәтчелек хезмәтләре бакчачылык ширкәтләрен тикшерә, диелә бу хәбәрдә.

Тикшерүчеләр җинаять эше ачкан. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100