Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тормыш җайлана башлады дигәндә генә». Әнисен һәм нәни кызын пычак кадап үтергәннәр

Үчле ир элеккеге хатынының электричкадан төшкәнен саклап тора һәм артыннан ияреп кайта.

news_top_970_100
«Тормыш җайлана башлады дигәндә генә». Әнисен һәм нәни кызын пычак кадап үтергәннәр
https://pixabay.com

18 сентябрьдә кич белән Новосибирск өлкәсенең Чанов районындагы Тебисск авылында бер хатынны һәм аның кыз баласын үтерәләр. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

57 яшьлек ир-ат бергә яшәгән хатынын һәм аның 8 яшьлек кызын үтерә. Авыл халкы сүзләренчә, ир-ат сөйгәнен дә, аның кызын да моңа кадәр дә еш кына кыйнап тора.

«Алар озак вакыт бергә яшәде. Ул аны еш кына кыйный иде. Берьюлы пычакка ябышкан әле. Хатын шуннан соң бу ир-аттан китте. Ул Тебисск авылына күченде, башка ир-ат белән яши башлады», — ди авылдашлары.

Шулай итеп әни белән нәни кызның тормышы җайлана башлаган кебек була. Тик фаҗига килеп чыга. 

«Аның яңа ире ауга киткән, ә беренче ире электричкада кайтканда саклап торган. Аның артыннан авылга килгән һәм хатынны да, аның кызын да пычак кадап үтергән. Әни кешедә тугыз яра, балада биш яра булган», — ди Чаны авылында яшәүче хатын.

Авыл халкы полициягә хәбәр итә. Тиз арада җинаятьчене тоталар. Ир-ат 18 сентябрьдә кулга алына. Аңа карата «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100