Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Җиңел машина яньчелеп беткән». Күрше төбәктә әтисе, әнисе һәм бала авариядә үлгән

Исерек йөртүче аркасында килеп чыккан аварияне видеорегистратор төшереп алган.

news_top_970_100
«Җиңел машина яньчелеп беткән». Күрше төбәктә әтисе, әнисе һәм бала авариядә үлгән
Ульяновск өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы

21 июльдә кичке бишләр тирәсендә Ульяновск шәһәрендәге Президент күперендә исерек йөртүче идарә итә торган «Камаз» машинасы Kia Rio җиңел машинасын бәрдергән. Җиңел машина йөртүчесе урында ук үлгән, аның хатыны һәм баласы хастаханәдә вафат булган. Алар Тольяттида яшәгән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Камаз» бәрдергәч, җиңел машина алдагы зур машина артына килеп кергән. Kia Rio машиналар арасында кысылып калган һәм яньчелеп беткән.

«Исерек килеш „Камаз“ белән идарә иткән һәм әлеге аварияне китереп чыгарган ир-ат тоткарланган, СИЗОда утыра. Җинаять эше ачылды», — дип хәбәр иткәннәр өлкә буенча Эчке эшләр министрлыгында.

«Камаз» машинасы «Дорремстрой» компаниясенеке була. Ул Президент күперендә тизлеген арттыра, алдындагы Kia Rio машинасын бәрдерә, җиңел машина алдында да йөк машинасы була. Шулай итеп Kia Rio ике йөк машинасы арасында калып яньчелеп бетә.

Kia Rio йөртүчесе имгәнә һәм урында ук үлә. Аның хатынын һәм ике яшьлек кызы хастаханәгә илтәләр, тик алар да бераздан вафат була.

Ульяновск өлкәсе губернаторы вазифаларын башкаручы Алексей Русских мәрхүмнәрнең якыннарының кайгысын уртаклашты. Ул исерек килеш руль артына утырган «Камаз» йөртүчесен җитди җәза көтүен әйтте, диелә хәбәрдә.

Коточкыч авария мизгелен видеорегистратор төшереп торган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100