Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда дары саклана торган склад яна

«Авангард» предприятиесе сәнәгать өчен шартлаткыч матдәләр җитештерә.

news_top_970_100
Башкортстанда дары саклана торган склад яна
https://pixabay.com

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә дары саклана торган склад яна. Ут 1,3 мең квадрат метр мәйданны чолгап алган. Ялкын якындагы биналарга күчү ихтималы бар. Бу турыда республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Кошевой урамындагы бинада «Авангард» оешмасы урнашкан. Янгын 24 июньдә иртәнге 08.40 сәгатьтә чыккан. Бер катлы склад 60 ка 20 метр үлчәмдә, анда дары бар. Якынча белешмә буенча, зыян күрүче кешеләр юк.

Ут белән көрәшкә 72 кеше, 25 берәмлек техника җәлеп ителгән. Хәзерге вакытта коткаручылар ялкын башка биналарга күчмәсен өчен тырыша.

«Авангард» сәнәгать өчен шартлаткыч матдәләр җитештерә. Ул нефть, газ һәм башка скважиналарда шартлату өчен кулланыла, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100