Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкала үзәгендә самокатта йөрүче түрәне җәяүлеләр кыйнап ташлаган

Тротуардан баручы ир белән хатын самокатта йөрүче ир-атның гамәлләрен ошатмый.

news_top_970_100
Башкала үзәгендә самокатта йөрүче түрәне җәяүлеләр кыйнап ташлаган
https://pixabay.com

Мәскәү үзәгендә электросамокатта йөрүче ир-атны кыйнап ташлаганнар. Тротуардан бара торган самокатчыга ир белән хатын һөҗүм иткән. Соңрак кыйналган ир-атның Мәдәният министрлыгында эшләүче түрә булуы ачыкланган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Каналның үз чыганагы сүзләренчә, әлеге җәнҗалда имгәнгән кеше Мәдәният министрлыгында Кинематография һәм цифрлы үсеш департаментында цифрлы трансформация бүлеге башлыгының урынбасары булып эшли.

Вакыйга 22 июньдә кич белән Зур Грузин урамында була. 56 һәм 47 яшьлек ир белән хатын тротуардан бара. Алар яннан узып баручы электросамокаттагы кешенең гамәлләрен ошатмый. Самокатта 26 яшьлек ир-ат була. Бу кешеләр арасында низаг чыга, аннары алар сугыша башлый. 

Хәзерге вакытта әлеге вакыйганы хокук саклаучылар тикшерә, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100