Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тәрбиячеләр бакчадагы балаларга майонез сылап мыскыл иткән

Бу тәрбиячеләрне өч елга кадәр иректән мәхрүм итүләре ихтимал.

news_top_970_100
Тәрбиячеләр бакчадагы балаларга майонез сылап мыскыл иткән
https://pixabay.com

Карелиянең Петрозаводск шәһәрендәге балалар бакчасында сабыйларны мыскыл итү факты буенча җинаять эше ачылган. Әлеге вакыйга турында Яңа ел алдыннан социаль челтәрләрдә язганнар. Биредә яшәүчеләрнең сүзләренчә, сабыйларны бакчада бәдрәф бүлмәсенә бикләп тотканнар, майонез сылап мыскыл иткәннәр. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Социаль челтәрдәге хәбәрне Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре тикшерә башлый, 29 декабрьдә җинаять билгеләре булуы ачыклана һәм җинаять эше ачыла. 

Петрозаводск шәһәре прокуроры эшне Тикшерү комитетына тапшыруны үтенә. Әлегә гаепле кешеләрнең шәхесе ачыкланмаган. Әгәр аларның кем булуын ачыкласалар, бу тәрбиячеләрне өч елга кадәр иректән мәхрүм итүләре һәм биш елга кадәр балалар белән эшләүдән тыюлары ихтимал, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100