Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Туйдан кайталар иде». Селфи ясаганда бозлы суга егылган кияү югала, иптәш кызы үлә

Фаҗига вакытында йөкле хатын киявен көтеп машинада утырып калган булган.

news_top_970_100
«Туйдан кайталар иде». Селфи ясаганда бозлы суга егылган кияү югала,  иптәш кызы үлә
https://pixabay.com

20 октябрьдә Новосибирск шәһәре янында ГЭС дамбасында фаҗига була. Бу кичтә берничә пар — егетләр һәм кызлар — бәйрәм итә. Алар мәҗлестән кайтып килешли, буа өстендә селфи ясарга тукталалар. Шул вакытта бер егет суга егыла, аны коткарырга маташканда тагын бер егет һәм бер кыз бозлы суга төшеп китә. Бу турыда КП-Новосибирск хәбәр итте.

Фаҗига булыр алдыннан гына алар социаль челтәрләргә видео куя, төнге бәйрәм турында язалар. Кадрларда яшьләрнең шәһәр буйлап автомобильдә җилдерүе күренә, музыка тавышы ишетелә.

Шуннан соң алты кешедән торган яшьләр төркеме ГЭС буасына килеп җитә. «Якынча белешмә буенча, ике егет һәм ике кыз машинадан чыгып, селфи ясарга тели. Егетләрнең берсе буа коймасына менә, аннары ул таеп китә һәм суга егыла. Иптәш егете аңа ярдәмгә ташлана. Аларны кызлар коткармакчы була. Кызлар киемнәреннән бау ясап, суга ыргыталар», — дип сөйли Россия Тикшерү комитетының Новосибирск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Анастасия Кулешова. 

Бауны суга ыргыткан вакытта, кызларның берсе дә суга егыла. Аны судан чыгарып, ашыгыч ярдәм табибларына тапшырганнар. Иптәшен коткарырга дип икенче булып суга төшеп киткән егет үзе йөзеп чыга, диелә хәбәрдә.

Соңрак «Вести» каналы коткарылган 23 яшьлек кызның да хастаханәдә вафат булуын хәбәр итте. Бу мәгълүматны Сәламәтлек саклау министрлыгында раслаганнар.

Телеканал белешмәсе буенча, яшьләр туйдан кайтып килә. Алар Обь сусаклагычы дамбасында селфи ясарга туктала. Шторм булуга карамастан, алара парапетка менә. Беренче булып бозлы суга кияү егете төшеп китә. Аңа ярдәмгә ташланган дуслары да суга егыла. Бер егет үзе судан чыга ала. Кызны судан эзләп табалар һәм авыр хәлдә хастаханәгә илтәләр. Ул клиник үлем кичерә һәм реанимациядә вафат була.

Суга беренче булып егылып төшкән 26 яшьлек егетне тапмаганнар. Эзләү эшләре бара. Бу турыда «Новосибирск» телевидениесе хәбәр итте.

«Бу егет үләренә дүрт көн алдан өйләнгән. Фаҗига вакытында аның йөкле хатыны машинада утырган. Яшьләр Академшәһәрчектәге туй мәҗлесеннән кайтып бара торган була», — дип хәбәр итә телеканал.

«Әнисе бик борчыла, әтисенә инфаркт булырга мөмкин. Кичә аның абыйсы яр буйлап йөрде, энесенең мәетен эзли, тик таба алмады», — дип сөйләгән 26 яшьлек егетнең бер туганы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100