Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әнисенең муенын кискән, әтисен чәнчегән»: Үсмер малай әтисе белән әнисен үтергән

16 яшьлек үсмер 54 яшьлек әнисенең муенын кискән, 48 яшьлек әтисенә биш тапкыр пычак кадаган.

news_top_970_100
«Әнисенең муенын кискән, әтисен чәнчегән»: Үсмер малай әтисе белән әнисен үтергән
https://pixabay.com

22 сентябрьгә каршы төндә Мәскәүнең төньяк-көнчыгышында үсмер малай әтисе белән әнисен үтергән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Үсмер 54 яшьлек әнисенең муенын кискән, 48 яшьлек әтисенә биш тапкыр пычак кадаган. Ир белән хатын урында ук һәлак булган.

16 яшьлек җинаятьчене тиз арада полиция хезмәткәрләре тоткарлаган.

Россия Тикшерү комитетының Мәскәү буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Юлия Иванова сүзләренчә, җинаятьтә шикләнелүче үсмерне Тикшерү комитетына китергәннәр.

Күрше хатын РЕН ТВ каналына сөйләгәнчә, җинаять кылганда үсмер наркотиклардан исерек була. Малайны озак вакыт көчләп дәвалаганнар, ә фаҗига булыр алдыннан гына әти-әнисе аны психиатрия хастаханәсеннән алып кайткан булган.

«9-10 тирәсендә кайтты, сәер иде. Мин тагын исерек икән дип уйладым. Соңгы арада ул наркотик куллана иде, моны бөтен кеше белә», — ди бу хатын.

Фаҗига булган көнне дә күрше хатыны егетне исерек килеш күрә. Аның наркотик кулланганын күршеләрнең барысы да белә иде, ди ул.

Россия Тикшерү комитетының Мәскәү буенча Тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, җинаять эше ачылган. Үсмер хисапта торган һәм даими рәвештә наркотик матдәләр кулланган. Хәзер аның белән тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100