Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ун ел элек бер хатынны үтергән кешеләрне социаль челтәрдәге фотолары аша тапканнар

Заманча программалар кулланып, тикшерүчеләр фотоны социаль челтәрләрдәге сурәтләр белән чагыштыра.

news_top_970_100
Ун ел элек бер хатынны үтергән кешеләрне социаль челтәрдәге фотолары аша тапканнар
https://pixabay.com

Петербургта ун эл элек булган җинаятьтә катнашучыларны быел эзләп тапканнар. Бу турыда ТАСС агентлыгы Тикшерү комитетына сылтама белән хәбәр итте.

Россия Тикшерү комитеты рәисенең урынбасары, юстиция генерал-лейтенанты Александр Клаус әлеге вакыйга турында сөйләгән. 

Аның сүзләренчә, узган еллардагы зур җинаятьләрне ачу өчен яңа ысуллар кулланыла.

2010 елда Красносельский районында бер хатын-кызны үтерәләр. Тикшерү барышында үтерүченең фотосурәтен табалар, тик җинаятьтә шикләнелүченең үзен тоткарлый алмыйлар.

Соңрак заманча программалар кулланып, тикшерүчеләр бу кешенең фотосын социаль челтәрләрдәге сурәтләр белән чагыштырып чыгалар һәм тоткарлыйлар. Хәзер җинаятьчеләр хөкем ителгән инде.

Клаус сүзләренчә, хәзер тикшерү органнары архивтагы эшләрне барлый, җинаятьтә шикләнелүчеләрнең сурәтләрен өйрәнәләр, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100