Кешеләр утырган «Камикадзе» аттракционы һавада эленеп калган - видео | intertat.tatar

Кешеләр утырган «Камикадзе» аттракционы һавада эленеп калган - видео

Гигант таганга утырган кешеләр 7 минут чамасы башлары белән аска таба асылынып торган.

Саратов шәһәрендә «Лукоморье» паркында гигант таган — «Камикадзе» аттракционы һавада эленеп калган. Анда утырган кешеләр берничә минут башлары белән аска таба асылынып торган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Карусельнең техник параметрлары буенча, ул үзе өске ноктада тукталып калып, кешеләрне башлары белән аска таба каратып берничә минут тотарга мөмкин.

«Лукоморье» паркына килгән кешеләр дә 5-7 минут һавада эленеп торган. Аларның берсе дә полициягә мөрәҗәгать итмәгән. 

Шаһитлар бу хәлне видеога төшереп торган. Кадрларда кычкырган тавышлар ишетелә.