Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан кешесе эссе көндә этен машинада бикләп калдырган

Руслан авырлы хатынын хастаханәгә алып барырга кирәк булуын сөйли.

news_top_970_100
Казан кешесе эссе көндә этен машинада бикләп калдырган
https://pixabay.com

Казанның Киров районындагы ишегалларның берсендә тора торган машина эчендә эт утырган. Төрле мәгълумат чараларында хуҗа кеше этен берничә тәүлеккә калдырган дип тә, берничә сәгатькә генә калдырган дип тә язалар.

«Челнинские известия» «хуҗасы аның янына ике тәүлек диярлек килмәгән, шулай итеп хаски токымлы эт эссе көндә чак кына исән кала», дип хәбәр итте.

Мескен этне шаһитлар күргән. Машинаның арткы тәрәзәсе бик аз гына төшерелгән булган. Мәрхәмәтле кешеләр шул тишектән стакан белән су бирү әмәлен тапкан. Аннары шаһитлар полициягә хәбәр иткән. Ләкин алар да бирегә тиз генә килмәгән. Эт хуҗасы кайтып җиткәч, этне кызганучы хатыннар аны өзгәләп ат язган, диелә хәбәрдә.

mash_iptash телеграм каналы белешмәсе буенча, Руслан исемле ир-атка авырлы хатынын хастаханәгә алып барырга кирәк булган. Шуңа күрә ул Злата исемле этен машинада калдырган, үзе хастаханәгә киткән.

«Минем хатыным авырлы. Безгә хастаханәгә барырга кирәк иде. Хатыным шалтыратты. Бу машинада бензин булмагач, башка машинада бардык. Этне фатирда калдырмаска булдым. Мин аның токымын беләм, ул бик усалланачак, ә фатир арендага алынган. Шуңа күрә машина тәрәзәләрен ачып, күләгәгә куеп, этне машинада калдырдым. Эчтә су салынган савыт куйдым», — дип сөйли Руслан.

Алар хастаханәдә өч сәгать булган. Бу вакытта исә машинаны кешеләр уратып алган. Зоояклаучылар исә этне өч көнгә калдырдылар дип әйткән. Алар Златаны сатып алырга тели. Руслан этен 7500 сумга сата. Хәзер аңа хокук саклаучылар белән аралашырга туры киләчәк, диелә бу хәбәрдә.

«ВКазанипоймут» төркемендә исә эт өч көн машинада торган дип язалар. Бу көннәрдә хаски хуҗалары шәһәрдән киткән. Волонтерлар этнең бик начар тәрбияләнгәнен дә әйтә. Аны зуҗасыннан сатып алганнар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100