Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бриллиантовая рука» фильмында уйнаган актриса үлгән

Серафима Холинага 98 яшь булган.

news_top_970_100
«Бриллиантовая рука» фильмында уйнаган актриса үлгән

«Бриллиантовая рука» фильмында эпизодик, истә кала торган роль уйнаган Серафима Холина вафат. Аңа 98 яшь булган, дип хәбәр итә ТАСС.

Серафима Холина бу эпизодта Андрей Миронов белән бергә уйный. Миронов мода күрсәтә, ә Холина аны халыкка тәкъдим итә. Һәм ул мемга әйләнгән фразаларның берсен әйтә: «Брюки превращаются… в элегантные шорты».

Ул 1923 елда Мәскәүдә туган, токарь булып эшләгән. Сугыштан соң актер булырга укый.

1990 еллардан соң ул инде фильмнарда төшми башлый, авырый. Ул Альцгеймер чире белән авырый башлый, күзләре начар күрә. Холина Мәскәүдәге фатирында кызы белән яшәгән. Ул хәтерен югалтудан интеккән. Вафат булганда ул ялгыз була, аның мәетен кызы таба.

«Бриллиантовая рука» «йолдызы» Светлана Светличная журналистларга Серафима Холина турында сөйләгән.

«Аның бу фильмда нибары ярты минуты бар иде, — дип сөйләгән Светличная „Пятый канал“ га интервьюсында. — Аның „Бриллиантовая рука“ да үз „кисәге“ бар иде, аны ул бик төгәл, яхшы итеп уйнады. Ул бик сөйкемле иде. Андый кешеләр турында „Ходайга шөкер, шундый гомер кичерде. Матур, әйбәт, кызыклы“, — дип әйтәбез».

Серафима Холина «Метель», «Вихри враждебные», «Аннушка», «Доброе утро» и «Жених с того света» фильмнарында да уйнаган, театрда уйнаган. Холина шулай ук фильмнарны тавышландыручы да — аның тавышын утыздан артык тәрҗемә ителгән фильмнарда ишетергә мөмкин. Софи Лорен һәм Моника Витти аның тавышы белән «сөйләшә».


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100