Татарстанда яшь кыз югалган, киемнәре һәм сумкасы гына калган | intertat.tatar

Татарстанда яшь кыз югалган, киемнәре һәм сумкасы гына калган

Түбән Камада 21 яшьлек кызның сәер рәвештә юкка чыгуын тикшерәләр.
Кичә кичке 11 тирәсендә ГЭС сакчысы хатын-кыз әйберләренә тап булган. Ул полициягә хәбәр иткән. Килеп җиткән полиция хезмәткәрләре кызның сумкасында паспортын тапканнар.

Өс киемнәре, аяк киемнәре 21 яшьлек кызныкы булуы ачыкланган. Киемнәрнең хуҗасын эзләп таба алмаганнар. Әлегә кыз белән ни булганы билгеле түгел.

"Челнинские известия" мәгълүматы буенча, кыз 30 метрлы автомобиль күпереннән егылып төшкән булырга мөмкин.