Трассада 12 машина бәрелешкән, зыян күрүчеләр бар (видео)

Петербург янындагы трассада берьюлы 12 автомобиль бәрелешкән.

Бүген иртәнге тугызлар тирәсендә булган һәлакәттә өч кеше зыян күргән. Берничә фура трассаны тулысынча диярлек каплап куйган, берничә километрга сузылган бөке хасил булган.

Бу турыда "Татар-информ" агентлыгы хәбәр итте.