Балтач хакимияте бинасына ришвәтчелеккә каршы көрәш идарәсе тентү белән килгән

Ришвәтчелек факты буенча кузгатылган җинаять эше буенча тентү үткәрелә.

Балтач районы бинасында Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм ришвәтчелеккә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре тентү башлаган. Бу хакта «Татар-информ» чыганагы хәбәр итте. 

Тентү икътисади җинаять факты буенча кузгатылган эш буенча үткәрелә дип хәбәр ителә.