Ике яшьлек бала әнисен салкын балконда бикләп калдырган

Әни кеше коткаручыларны ярдәмгә чакырырга мәҗбүр була.
Казанның Карбышев урамы 47/1 йортында яшәүче әни кеше өй киемнәреннән генә балконга чыга. Аның ике яшьлек баласы балкон ишеген бикләп куя. Ишекне үзе дә ача алмаган, баласына да ачтыра алмаган ана, туңа һәм коткаручыларны ярдәмгә чакыра. МЧС хәзмәткәрләре, альпинистик җиһазларны кулланып түбәдән балконга төшәләр һәм ишекне ачалар.