Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Авыручы дусты янына алып барган». Гаиләсенә махсус рәвештә ковид иярткән хатын үлгән

42 яшьлек хатын ирен һәм балаларын җиңелчә формада гына авырдырып алмакчы булган.

news_top_970_100
«Авыручы дусты янына алып барган». Гаиләсенә махсус рәвештә ковид иярткән хатын үлгән
https://pixabay.com

Павел Бранд исемле табиб социаль челтәрләрдә бер гаилә тарихы турында яза. Мәскәүдә яшәүче хатын балаларына һәм үзенә махсус рәвештә ковид авыруы ияртә. Ул гаиләсен коронавирус авыруын җиңелчә формада гына авырдырып алмакчы була. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итә.

Әни кеше туганнарына вирусны махсус ияртеп, аннары бу авырудан бөтенләй арынмакчы була. Шулай итеп 42 яшьлек хатын үзе ковидтан үлә, 9 яшьлек кызы үлем белән яшәү арасында реанимациядә ята.

Табиб сүзләренчә, бу хатын авыруны җиңел генә уздыруга өметләнә. Имеш, авыруны җиңел формада кичерә торган кешедән ияртсәң, үзең дә җиңел генә тереләсең, дип саный ул.

Табиб аңлатканча, туганнарына авырту иярткән Анастасия үзе вафат булган. Аның ире Олег һәм олы кызы җиңелчә формада авырган. Кече кызының тормышы өчен реанимация табиблары көрәшкән. Бәхеткә, аны коткарганнар.

«Хатын кызларын ияртеп, җиңелчә генә авырый торган дустына кунакка алып бара. Башта Л. авырый һәм бик тиз арада реанимациягә эләгә. Аннары Олег һәм Т. авырый, соңыннан Настя үзе дә чирли. Настя ахыргача өйдә ята, сулыш ала алмый башлый. Хастаханәгә барудан баш тарта. Олег аны мәҗбүр итеп кенә хастаханәгә алып килә, ләкин табиблар аны коткара алмый», — дип яза Бранд.

Социаль челтәр кулланучылар да коточкыч үлемнәр турында комментарийлар язган. Авыру вакытында изоляциягә китмичә йөреп, туганнарына, өлкән яшьтәге әти-әниләренә авыру йоктыручыларны да әйтәләр. 

Табиб вакцинация узарга киңәш итә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100