Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тавыкларын эт куркыткан өчен, Аксубай кешесе күршесен сәнәк белән кыйнаган

72 яшьлек бабайны шартлы рәвештә ярты елга ирегеннән мәхрүм иттеләр.

news_top_970_100
Тавыкларын эт куркыткан өчен, Аксубай кешесе күршесен сәнәк белән кыйнаган
Салават Камалетдинов

Аксубай районында яшәүче ир-ат күршесен сәнәк белән кыйнаган. Күршенең эте тавыкларын куркыткан өчен, бабай җәнҗал чыгарган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Вакыйга быел август башында Чуваш Енорусскино авылында була. 72 яшьлек ир-ат күршесе белән талаша. Өлкән яшьтәге ир-атның тавыкларын күршесенең эте куркыткан булган. Шуңа ачуы чыккан бабай күршесенең аркасына һәм кулларына сәнәк сабы белән суга. Күрше ир-ат имгәнә.

«Алдан уйлап, корал сыйфатында кулланыла торган предметлар белән сәламәтлеккә зыян салу» маддәсе буенча җинаять эше ачыла. Прокуратура дәүләт гаепләүчесен хуплый. 72 яшьлек бабай гаебен таный. Суд карары буенча, аны шартлы рәвештә ярты елга ирегеннән мәхрүм итәләр, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100