Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда 17 яшьлек студент кыз авариягә очраган машинада янып үлгән

Машина бәрелгәч, кыз ишекне ачып чыга алмаган.

news_top_970_100
Татарстанда 17 яшьлек студент кыз авариягә очраган машинада янып үлгән

Татарстанда М7 трассасында авариядә 17 яшьлек кыз машина эчендә янып үлгән. Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, мәрхүмә кыз Чаллыдагы Кама техник-икътисад көллияте студенты була. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Авария 20 сентябрь кичендә 21.45 сәгатьтә М7 трассасының 946 нчы километрында Мамадыш районында була. «Заз» җиңел машинасы «Камаз» йөк машинасына бәрелә. «Заз» белән 22 яшьлек егет идарә итә. Ике машина да Алабугага таба бара. 

«Камаз»га бәрелгәч, җиңел машина яна башлый. «Заз» йөртүчесе машинадан чыга. Ә аның пассажиры урында ук һәлак була.

Яшьләр Казаннан Алабугага таба кайтып бара торган булган, диелә бу хәбәрдә.

Тикшерү версиясе буенча, 22 яшьлек йөртүче руль артында йоклап киткән булуы ихтимал. Шуннан соң «Заз» үзе белән бер үк юнәлештә баручы «Камаз»га бәрелә. Җинаять эше ачылган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкийга сылтама белән хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100