Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элеккеге ире хәзерге сөйгәнен үтергәннән соң, Чаллы кызы ир-атларга мөрәҗәгать итте

Чаллыда урам уртасында бер егетне балта белән чапкалап үтергән мизгел төшерелгән видео интернетта таралган иде.

news_top_970_100
Элеккеге ире хәзерге сөйгәнен үтергәннән соң, Чаллы кызы ир-атларга мөрәҗәгать итте
https://pixabay.com

Чаллыда яшәүче Айгөл М. косметолог булып эшли. Хәзер аның белән бергә яши торган Егор исемле ир-атны Айгөлнең элеккеге ире урам уртасында балта белән чабып үтерде. Әлеге фаҗигадән соң Айгөл барлык ир-атларга мөрәҗәгать итте. Бу турыда chelny-biz.ru басмасы яза.

Айгөл мәрхүм сөйгән егете Егорны искә ала. Башка ир-атларны «җаваплы булырга», хатын-кызларның «пәлтәсен алып бирергә» чакыра.

«Мин бу пычраклык, үтерү, элеккеге ирем һәм шуның белән бәйле берни турында сөйләшәсем дә килми. Мин Егор турында сөйләргә телим. Ул минем һәм минем балаларым белән нинди булганын әйтәсем килә. Ул бик кайгыртучан, көчле ир-ат. Аның уңай сыйфатлары бик күп, барысын да язып бетереп тә булмас.

Ул минем өчен 1000000% барысын да эшли иде. Сәбәп булса да, булмаса да чәчәкләр бүләк итте, тәмле әйберләр алып кайта иде. Мин баллы бик яратам. Азык-төлеккә дә үзе бара, машина ишеген ачып утырта иде. Миңа пәлтәмне дә алып кидерә иде.

Мин аның белән принцесса кебек яшәдем. Миңа комплимент ясамаган көне булмады. Без көненә берничә тапкыр бер-беребезне яратуыбыз турында әйтә идек.

Кич белән сериаллар карадык, миңа телевизор яндырасы да юк иде. Ул барысын да үзе эшләде. «Син ят, ял ит, мин барысын да үзем эшлим», — диде.

Балалар аны бик яратты. Егор улым белән дәрес әзерләде, футбол уйнады, велосипедта йөрделәр. Ә кызым аның кулыннан да төшмәде. Аларның үз уеннары бар иде. Раяна аның кулына сикереп менә дә «Без залга керәбез», — ди. Һәр адымда ул кызымның битеннән үбә иде. Менә шулай кочаклашып алар көн саен фатир буйлап йөрделәр. Егор эштән кайткач, балалар аның янына йөгерде. «Мин беренче», «юк мин беренче» дип, аның муенына асылыналар иде.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Я не хочу обсуждать всю эту грязь, убийство, бывшего мужа и всё, что с этим связано. Я хочу рассказать про Егора. Какой он был рядом со мной и детьми. Это безумно заботливый и сильный мужчина одновременно! У него настолько много положительных качеств, что здесь даже всё не уместится. Он выкладывался ради меня на все 1000000%! Дарил мне цветы по поводу и без, постоянно приносил мне вкусняшки. А я ведь знаете какая сладкоежка! Всегда сам ходил за продуктами, открывал мне дверь в машину ВСЕГДА. Подавал мне пальто. Я рядом с ним жила как настоящая принцесса! Не было ни дня, чтобы он не сделал мне комплимент. Мы несколько раз в день говорили как сильно друг друга любим. По вечерам мы любили смотреть сериалы и мне даже телевизор включать не надо было. Он всегда это делал сам. Говорил: ты ложись, отдыхай, я щас всё сделаю! А дети. Как его любят дети!!!! Егор с сыном делал уроки, играл с ним в футбол, гонял с ним на велосипеде. А дочка. Она с рук у него не слезала! У них даже игра своя была. Когда Раяна запрыгивала к нему на ручки и говорила : мы идём в зал! За каждый шаг она его целовала в щёчку. И вот так в обнимку они ходили по квартире почти каждый день. Когда Егор возвращался с работы, дети бежали наперегонки и кричали: я первый, нет я первая и прыгали ему на шею. И это только мааааленькая часть того, что было в нашей семье! Мы жили очень счастливо! Мне даже с трудом верилось иногда, что такое счастье вообще бывает! Мне даже машину заправлять не приходилось. Вы представляете? Он всегда следил, чтобы мне хватало топлива на несколько дней и каждое утро проверял не спустило ли колесо. А совсем недавно мы переехали в большую светлую красивую квартиру, поменяли машину, садик, школу и начали задумываться о замужестве и третьем ребенке. Он очень сильно хотел дочку. А я его дразнила, что будет сын.) Но этим планам свершиться не удалось. Я люблю его настолько сильно, что это не передать словами! И хочу обратиться к мужчинам: ПОЖАЛУЙСТА ЗАДУМАЙТЕСЬ! ЗАДУМАЙТЕСЬ О ТОМ, ЧТО ВАША ЖЕНЩИНА ДОСТОЙНА БЫТЬ СЧАСТЛИВОЙ! ДАРИТЕ ЕЙ ЦВЕТЫ, ПОМОГАЙТЕ С ДЕТЬМИ, БЕРИТЕ НА СЕБЯ ОТВЕТСТВЕННОСТЬ ЗА КАЖДЫЙ ПОХОД В МАГАЗИН И ВСЕГДА ПОДАВАЙТЕ ЕЙ ПАЛЬТО...

Публикация от Айгуль Маликова (@aigul._.malikova)

Бу безнең гаиләдә булганнарның тамчысы гына. Без бик бәхетле яшәдек! Кайвакыт мин мондый бәхет булуына ышана да алмый идем. Миңа машинага ягулык салырга туры килмәде. Сез күз алдыгызга китерә аласызмы? Ул һәрвакыт минем машинада берничә көнгә ягулык җитәрлек булуын тикшереп торды, һәр иртә тәгәрмәчләрне карап чыга иде.

Күптән түгел без зур, якты, матур фатирга күчендек, машинаны, балалар бакчасын, мәктәпне алыштырдык һәм өйләнешү, өченче бала турында уйлана башладык. Ул кызы тууын теләгән иде. Мин аны малай булыр дип котырта идем. Ләкин бу планнар тормышка ашмады. Мин аны бик яратам, моны сүз белән генә әйтеп бетереп тә булмый.

Мин ир-атларга мөрәҗәгать итәм: Зинһар өчен, уйланыгыз. Сезнең хатын-кызыгыз бәхетле булырга тиеш дип уйлагыз! Чәчәкләрен бирегез, бала карашырга ярдәм итегез, кибеткә барганда да җаваплылыкны өстегезгә алыгыз, һәрвакыт аңа пәлтәсен алып бирегез», дип яза Айгөл.

Исегезгә төшерәбез, 18 сентябрь көнне Айгөлнең элеккеге ире Алмаз коточкыч җинаять кылды. Ул хәзер Айгөл белән яшәүче Егор исемле ир-атны урамда балта белән чабып үтерде. Мәрхүмгә 32 яшь иде. Алмаз Айгөл белән Егор эшкә килгәнен саклап торган һәм Егорга ташланган. Аннан соң, үтерүче элеккеге хатынына һөҗүм итәргә маташа. Ләкин Айгөл үзе эшли торган бинага кереп качарга өлгерә. Аңа сакчы ярдәм итә, ул җинаятьчене травматик пистолеты белән куркыта, диелә бу хәбәрдә.

«Челнинские известия» сайты хәбәр иткәнчә, 37 яшьлек Алмаз тоткарланган. Аңа карата «Аеруча вәхшилек белән үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. 

Айгөл белән Алмаз ике ел элек аерылышкан булган. Алмаз сакчы булып эшли, ул 5 һәм 10 яшьлек балалары белән аерылышуны бик авыр кичерә. Алмаз элеккеге хатынына карата бик агрессив була, хатын аннан качарга тырышып яши, диелә бу хәбәрдә.

  • Чаллыда яшәүче ир-ат элеккеге хатынының сөйгән егетен балта белән чапкан. Фаҗига Чулман проспектында көпә-көндез булган, дип хәбәр иткән идек.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100