"Аллаһы Тәгалә иң-иңнәрне ала..." Әнвәр Нургалиев тагын бер якын кешесен югалткан

Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев үзенең иң якын дустын югалтуы турында Инстаграм битендә язган.
"Дөнья шулай көйләнгән инде, язмыштан нәрсә буласын беркайчан да белеп булмый. Бүген язмыш тагын бер "бәрелеш" ясады: минем иң якын, ышанычлы дустым вафат булды... Ул өч елдан артык минем төркемдә эшләде, ул безнең командабыз өчен туган кешебезгә әверелде, аның белән ун мең чакрым юл үтелде, бик күп концерт бирелде, аңа һәрвакыт таянырга була иде. Төгәл, фидакарь, кызларын өзелеп яратучы әти...

Кызганычка каршы, Аллаһы Тәгалә иң-иңнәрне ала, үз эшенә тугры булган кешеләр китә һәм моны аңлатып та булмый...

Ралиф дустым, синнән башка ничек буласын күз алдына китерү кыен, урының җәннәттә булсын! Хуш бул, Ралиф дустым", - дип язган Әнвәр Нургалиев.