Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Боровое Матюшинода үсмерне махсус таптаган машина йөртүчесен тапканнар - видео

Бистә буйлап «Жигули»да йөрүче 13 яшьлек малай яшьтәшен имгәткән.

news_top_970_100
Боровое Матюшинода үсмерне махсус таптаган машина йөртүчесен тапканнар - видео

Боровое Матюшино бистәсендәге урамнарның берсендә машина йөртүче урамнан бара торган җәяүлене махсус таптаган. Бу хәлне видеокүзәтү камерасы төшереп торган. 

Социаль челтәрләрдә һәм матбугат чараларында таралган кадрларда юлдан бара торган «Жигули» сурәтләнә. Бер мизгелдә ул туктап кала, аннары артка таба китә башлый. «Жигули» юл кырыеннан бара торган үсмерне таптый. Аннары машина китеп бара.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, әлеге кадрларны хокук саклаучылар тикшерә. Соңрак ачыкланганча, видеодагы вакыйга 8 июньдә була. «Жигули» белән 13 яшьлек малай идарә иткән. Ул яшьтәшен таптаган. Үсмер торып баса башлагач, «Жигули» китә.

Авария ясаган үсмерне тапканнар һәм сораштырганнар. Ул артка таба барып, яшьтәше белән сөйләшмәкче булуын әйтә. Аннары малай машина белән идарә итә алмый һәм яшьтәшен бәрдерә. Ул торып баса башлагач, «Жигули» китеп бара.

«Жигули» хуҗасы олы яшьтәге хатын-кыз икәне ачыклана. Ул башка төбәктә яши. 

Җинаять эше ачылган, диелә бу хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100