Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ижевск шәһәрендә яшәүче ир-ат кибеткә кереп, элеккеге сөйгәнен атып үтергән

37 яшьлек хатынны үтергән ир-атның мәетен Татарстанда таптылар.

news_top_970_100
Ижевск шәһәрендә яшәүче ир-ат кибеткә кереп, элеккеге сөйгәнен атып үтергән
https://pixabay.com

Ижевск шәһәрендә яшәүче 42 яшьлек ир-ат элек сөйгән хатынын атып үтергән. Мәрхүмә хатын кибеттә эшли, ир-ат кибеткә килә дә хатынны атып үтерә, аннары качып китә. Роберт Гыйльманов исемле ир-атны эзлиләр, дип «Вести» каналы хәбәр итте.

Роберт һәм Елена күптән түгел генә аерылышкан. 37 яшьлек хатын ир белән кабат яшәүдән катгый рәвештә баш тарткан. 20 апрельдә кич белән Роберт Клуб урамындагы «Ландыш» кибетенә килә. Ул хатын белән аңлашмакчы була, тик сөйләшү барып чыкмый. Шуннан соң ир-ат сөйгән хатынының күкрәгенә терәп ата. Ир-ат Daewoo Nexia машинасына утырып качып китә, ул Воткинск шәһәрендә качып ята дип фаразлыйлар. Мәрхүмә Еленаның тугыз яшьлек кызы ятим калган, диелә бу хәбәрдә.

21 апрельдә көннең икенче яртысында оперативниклар җинаятьчеләрнең эзенә төшә. 22 апрельдә 42 яшьлек Робертның мәете табылуы турында билгеле булды.

«Татар-информ» агентлыгы «Ижевскида яшәүче 35 һәм 42 яшьлек кешеләренең мәетләре Татарстанның Әгерҗе районы Мукшур авылында табылган. Ачыкланганча, ир-атлар эзләүдә булган, алар бер хатын-кызны үтерүдә шикләнелә», дип хәбәр итте.

Полицейскийлар ир-атлар яшеренгән ташландык йортны камап алган. Аларның берсе иптәшенә обрездан аткан, шуннан соң үз-үзенә кул салган. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

«Вести» каналы хәбәр иткәнчә, Әгерҗе районында ир-атлар качып яткан йорт җинаятьчеләрнең берсенең әтисенең өе булган. Хокук саклаучылар Гыйльмановка бирелергә тәкъдим иткән. Тик ул баш тарткан һәм үз-үзенә кул салган, диелә бу хәбәрдә.

«Роберт белән Елена биш ел бергә яши. Ир-ат хатынның 16 яшьлек кызына бәйләнә. Шушы хәл билгеле булгач, хатын бу ирне ташлап китә. Ләкин Роберт Еленаны оныта алмый. Кибеткә килә дә атып үтерә. Аннары иптәше белән качып китә. Алар Әгерҗе районының Мукшур авылында качып ята. Хокук саклаучылар аны шунда таба. Ир-ат өй эченә кереп бикләнә. Дустын атып үтерә, аннары үз-үзенә кул сала», дип язды «Мэш иптәш» телеграм-каналы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100