Мәскәү өлкәсендә давыл вакытында 35 яшьлек ир үлгән: видеокамера язмасы

Мәскәү мэры Сергей Собянин хәбәр итүенчә, Мәскәүдә давыл аркасында тагын бер кеше - 12 яшьлек кыз да үлгән.

Давыл вакытында 17 кеше каза күргән, 14е сырхауханәдә, алар арасында өч бала бар. Авыр тән җәрәхәтләре алган кызны коткарып кала алмаганнар, дип хәбәр итә РИА.

Мәскәү өлкәсендә дә һәлак булучылар бар. Мытищи районында төзелеш вагоны астында калып,35 яшьлек ир үлгән. Өлкәдә тагын өч кеше тән җәрәхәтләре алган. 


Мәскәүдә җил йөзләгән агачны һәм реклама конструкциясен аударган. 

Аэропортларда 25 тән артык рейс тоткарланды. Мәскәү, Тверь, Тула, Рязань өлкәләрендә 440 торак пункт утсыз калды. 

https://twitter.com/twitter/statuses/987727179533479936