Җырчы Дилия Әхмәтшинаның әтисе югалган

Фәрит Әхмәтшин 17 гыйнвардан бирле элемтәгә чыкмаган.

Җырчы Дилия Әхмәтшина әтисе - Ижевскида яшәүче, 1960 елгы Әхмәтшин Фәрит Мансуровичның югалуы хакында яза.

Дилия язуынча, аның әтисе 17 гыйнвардан бирле элемтәгә чыкмый. Ул әтисенең кайда икәнлеген белүчеләргә хәбәр итәргә куша.