«Отель Элеон» һәм «Универ» сериаллары актеры вафат

Данила Перов Россиянең халык артисты Раиса Рязанованың бердәнбер улы иде.

Актер Данила Перов 51 яшендә вафат булды. Бу турыда театрның матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итте.

Бүген төнлә безнең дустыбыз, иптәшебез, туганыбыз, Россиянең атказанган артисты Данила Перов вафат булды, диелә хәбәрдә.

Бу турыда актриса Елена Скороходова социаль челтәрләрдә язды. «Сәбәбе — тромб. Оныгы бар, шунысы яхшы. Раиса Ивановнаның кайгысын уртаклашам», — ди ул.

Перов 1968 елның 9 ноябрендә актриса Раиса Рязанова гаиләсендә туа. МХАТ мәктәбен тәмамлый. «Марка страны Гонделупы», «Посейдон» спешит на помощь», «Марш Турецкого», «Всегда говори «всегда»», «Паутина», «Отель «Элеон» сериалларында уйнаган.