Саратов янында эт хуҗасын мылтыктан атып үтергән

Бер сәгать чамасы вакыт узгач, ир үлгән.
РИА Новости агентлыгы хәбәре буенча, 64 яшьлек аучы этләрен автомобильдән чыгарып җибәргән. Хайваннар уйнашкан, карда аунаган. Билгеле бер мизгелдә этләрнең берсе тәпие белән ау мылтыгының курогына баскан.

Мылтык хуҗаның корсагына таба юнәлгән булган. Яралы хуҗаны хастаханәгә салганнар. Ләкин коткара алмаганнар.