Бала караучы хатынның 8 айлык баланы кыйнавын яшерен камера ярдәмендә белгәннәр (видео)

Бала тәнендә көйгән урыннар күргәч, әни кеше фатирында яшерен камера урнаштыра.

Стәрлетамактагы гаилә яллаган 43 яшьлек хатынның 8 айлык баланы кыйнавы ачыкланган дип хәбәр итә  ГТРК «Башкортостан».

Аның бала карауда 16 яшьлек стажы булуы билгеле. Шуңа да карамастан, ул баланың тик кенә ятып торуын тели. Бала уянса, аңа суга, ятагына атып бәрә, мендәргә бите белән төртә. 

Башкортстанның Тикшерү комитеты фактларны өйрәнә. Җинаять эше әлегә кузгатылмаган.