Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

40 яшьлек хатын нәни кызны тәмле әйберләр белән кызыктырып алып киткән һәм үтергән

Мәктәптә укучы кыз өйдән чыгып китә һәм югала.

news_top_970_100
40 яшьлек хатын нәни кызны тәмле әйберләр белән кызыктырып алып киткән һәм үтергән
https://pixabay.com

Вологда шәһәрендә 40 яшьлек Ульяна Ланская мәктәптә укучы кыз баланы үтерүдә шикләнелә. Ул үз гаебен таныган. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Тикшерү комитетында хәбәр иткәнчә, сорау алганда бу хатын тугыз яшьлек кызны ничек үтерүен сөйләгән.

Хатынның психик халәтен бәяләү өчен, аның үз аңында микәнен ачыклау максатыннан экспертизалар билгеләнгән.

Ульянаның өендә мәрхүмә баланың әйберләре дә табылган.

Якын арада аңа гаепләү белдереләчәк. Җинаятьтә гаебе исбатланган очракта, бу хатынны 20 елга ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал.

Фаҗига 16 октябрьдә була. Мәктәптә укучы кыз өйдән чыгып китә һәм югала. Якынча белешмә буенча, урамда аны таныш булмаган хатын очрата. Бу хатын кызны үз фатирына алып кайта, тәмле әйберләр белән кызыктыра. Аннары баланы үтерә һәм җинаять урыныннан качып китә. Үтерүче хәтта төбәктән үк китеп бара.

Үтерүдә шикләнелүчене очраклы рәвештә генә табалар. Ланская Петербургтан Мурманскига билет ала, юлда барышлый ул үз-үзенә кул салмакчы була. Хатын аңын югалта, аны хастаханәгә салалар. Шулай итеп Ульяна Ланская табыла.

Бу хатын психоневрология диспансерында хисапта торуы билгеле, моңа кадәр аны ана булу хокукыннан да мәхрүм иткән булганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100