Татарстанда машинада баручы 19 яшьлек кыз җәяүлене таптаган һәм кибеткә бәрелгән | intertat.tatar

Татарстанда машинада баручы 19 яшьлек кыз җәяүлене таптаган һәм кибеткә бәрелгән

Имгәнгән ир-атны хастаханәгә илткәннәр.

19 июньдә Түбән Кама шәһәрендә машина белән идарә итүче кыз җәяүлене таптаган һәм «Чәчәкләр» кибетенә барып бәрелгән. Бу турыда НТР 24 каналы хәбәр итте.

Авария Бакый Урманчы урамында «Олимп» сәүдә үзәге янында була. 

ЮХИДИ белешмәсе буенча, төш вакыты тирәсендә «ВАЗ-2114» машинасында баручы 19 яшьлек кыз тизлеген арттыра. Ул җәяүлеләр кичүе янында тротуардагы 29 яшьлек ир-атны бәреп китә. Аннары машина чәчәк сата торган кибет бинасына килеп керә.

Җәяүле ир-ат имгәнгән, аны хастаханәгә озатканнар. Табиблар беренче ярдәм күрсәткәч, аны өенә кайтарып җибәргәннәр. Машина йөртүченең сәламәтлеге турында хәбәр ителми.