Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Базарлы Матак-Болгар юлында авариядә бер кеше үлгән, өч кеше җитди имгәнгән

Бүген көндез Татарстанда берничә авариядә җиңел машина тракторга бәрелеп, тагын бер машина атка бәрелеп, кешеләр һәлак булды.

news_top_970_100
Базарлы Матак-Болгар юлында авариядә бер кеше үлгән, өч кеше җитди имгәнгән
Эчке эшләр министрлыгы

Бүген көндезге бер тирәсендә Базарлы Матак — Болгар юлында авария булган. Биредә «Лада» белән «Киа» машиналары бәрелешкән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән хәбәр итте.

Якынча белешмә буенча «Лада» йөртүчесе борылган чакта «Киа» машинасына юл бирми һәм килеп бәрелә.

«Лада» белән 55 яшьлек ир-ат, «Киа» белән 30 яшьлек ир-ат идарә иткән.

«Авариядә „Лада“ машинасындагы 49 яшьлек хатын имгәнгән һәм һәлак булган. Машина йөртүчеләрнең икесе дә, „Киа“ автомобиленең бер пассажиры бик каты имгәнгән, аларны хастаханәгә илткәннәр», — дип сөйләгәннәр ведомствода.

Бүген Татарстанда берничә җитди авария булды. Көндезге сәгать ун тирәсендә Минзәлә районының Бикбау авылы тирәсендә уникенче модельле «Лада» автомобиле йөртүчесе юлда атны бәрдергән. Аннары машина юл кырыена төшеп киткән. Өч кеше һәлакәт урынында ук үлгән, бер ир-ат имгәнгән, дип хәбәр итте «Татар-информ».

Шулай ук бүген көндез Казан-Чаллы юлында Nissan внедорожнигы тракторга бәрелгән. Внедорожникның йөртүчесе һәм ике пассажиры үлгән. Тагын бер кешене хастаханәгә китергәннәр, дип хәбәр итте «Татар-информ».


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100