Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Урланган кәләшне вәхши иреннән полиция ярдәмендә генә коткарганнар

Бер егет ошатып йөргән кызын урлап алып кайткан һәм бер айдан кыйный башлаган.

news_top_970_100
Урланган кәләшне вәхши иреннән полиция ярдәмендә генә коткарганнар
https://pixabay.com/

Төньяк Осетиянең Владикавказ шәһәрендә 25 яшьлек Валентинаны 30 яшьлек Тамерлан ошатып йөргән һәм урлаган. Яшьләр өйләнешкән һәм бергә яши башлаган. Башта бар да яхшы булган. Тик бер айдан яшь килен иренең вәхши кеше булуын аңлаган. Тамерлан аны кыйнап торган. Урланган кәләшне иреннән хокук саклаучылар һәм полиция ярдәме белән генә коткарганнар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, 7 октябрьгә каршы төндә Тамерлан исереп кайта. Хатын әти-әнисе янына китәчәген әйтә. Ир исә бу хәлне үзен хөрмәт итмәү дип кабул итә. Тамерлан керә торган ишекне бикли һәм хатыннан телефонын да тартып ала.

«Артым белән борылып баскан өчен, ул мине кыйный башлады, төрткәләде, төрле начар сүзләр әйтеп кимсетте. Мин кычкырып еладым. Ул „күршеләр ишетмәсен“, дип кисәтү ясады. Ул мине кимсетте, китсәм, миңа һәм туганнарыма зыян салу белән янады. Зыянны ул эшләгәнен беркем дә белмәс, диде. Мине туганнарым алдында мәсхәрәгә калдыру белән куркытты», — дип сөйли Валентина.

Эш материаллары буенча, ир хатыныннан алтын кулон һәм чылбырны кайтаруны таләп итә, шуннан соң җибәрәм, дип ышандыра. Валентина бизәнү әйберләрен иренә кире бирә. Ләкин Тамерлан хатынын үтерү белән яный. Ул Валентинаның муенына куллары белән ябышкан һәм буып үтерә язган. Бу турыда «КП» сайтына хокук саклаучылар сөйләгән.

Валентина очраклы рәвештә генә тоткынлыктан котыла. 7 октябрь иртәсендә ул тәрәзәдән башын чыгарып, узып баручы кешеләрдән ярдәм сорый. Бу вакытта ире йоклап ята. Тамерлан полиция килгәнен аңламый да кала. Нәкъ менә шушы очрак яшь хатынга котылырга ярдәм итә.

Россия Генераль прокуратурасына мөрәҗәгать иткәннән соң, җинаять эшләре ачылган. Тамерланга карата «үтерү белән янау», «законсыз рәвештә иректән мәхрүм итү» маддәләре буенча җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100