Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават шәһәрендә үсмер малай сеңлесен янгыннан алып чыккан

Янгын чыкканда, Җәмил мәктәптән кайтып килә, җиде яшьлек сеңлесе исә ялгызы гына өйдә була.

news_top_970_100
Салават шәһәрендә үсмер малай сеңлесен янгыннан алып чыккан
bashinform.ru

Салават шәһәрендә 16 яшьлек Җәмил Акъюлов мәктәптән кайтып килгәндә, өйдә янгын башлануын күрә. Бу вакытта өйдә җиде яшьлек сеңлесе ялгызы гына булуын Җәмил белә. Ул тизрәк подъездга керә, фатирны ача. Җәмил чүпрәкне юешли һәм сеңлесе белән икесе шуның аша сулап, урамга чыгалар. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Вакыйга 19 гыйнварда була. Янгынны сүндерергә коткаручылар килеп җитә. Алар килгәндә биредә куе төтен була. Янгын сүндерүчеләр 1934 елда туган хатын-кызны да коткаралар. Аны табибларга тапшыралар. Әбине хастаханәгә салганнар.

Сигезенче каттан 1947 елда туган ир-атны алып чыгалар, 2011 һәм 2013 елда туган балаларга да коткаручылар ярдәм итә. Аларның барысына да махсус битлек кидереп алып чыгалар.

Янгынны көндезге өчләр тирәсендә сүндереп бетергәннәр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100