Чистай юлындагы авариядә 56 яшьлек ир һәм 21 яшьлек егет үлгән

Казан-Оренбург трассасының 124 километрында йөк машинасы җиңел машинаны бәрдерә.




«Татар-информ» хәбәр итүенчә, Казан-Оренбург трассасының 124 километрында "Скания" йөк машинасы белән "Лада Калина" бәрелешә. Авариядә 56 яшьлек машина йөртүче һәм 21 яшьлек пассажир шунда ук үлә.  Җиңел машина каршы полосага чыккан һәм газ төялгән машинаның астына килеп кергән. Скания юл читенә чыгып ава.