Күп катлы йортта чыккан янгында 9 яшьлек бала һәм ике хатын-кыз үлгән

Янгын Казандагы Назарбаев урамында тугыз катлы йортта чыга. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә.

Үлгән ханымнарның берсе кем икәне әлегә билгеле түгел. Янгын турында хәбәр кичә 17.00 минутта килеп ирешә. Бүлмәдә диванга ут капканы ачыклана. Янгын 25 минуттан тулысынча сүндерелә, әмма коткаручылар фатирда 62 һәм 34 яшьлек хатын-кызларның, 9 яшьлек малайның мәетен таба. Алар ис тиеп үлгән дип фаразлана.

Янгынның ни сәбәпле килеп чыкканы ачыклана