Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда бер иномарка алдан бара торган автомобильнең өстенә менгән

«Мега» янында берничә автомобиль катнашында юл һәлакәте булган.

news_top_970_100
Казанда бер иномарка алдан бара торган автомобильнең өстенә менгән

20 октябрьгә каршы төндә Казандагы «Мега» сәүдә үзәге янында коточкыч авария була. Зур тизлектә килә торган «Ситроен» машинасы алдыннан бара торган машина өстенә менә һәм берничә машина катнашында авария китереп чыгара. Бу турыда ЮХИДИга сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.

Авария төнге уникенчеләр тирәсендә Альберт Камалиев урамындагы 44 нче йорт каршысында була. Зур тизлектә бара торган «Ситроен» берьюлы өч машинаны бәрдереп китә. Шулай итеп «Лада Калина», «Лада Гранта» һәм «Рено» күмәк авариягә очрый.

«Якынча мәгълүматлар буенча, „Ситроен“ йөртүчесе исерек була», — дип аңлатканнар ЮХИДИда.

«Иномарка тизлеге шулкадәр зур була, ул алдагы машинаның өстенә очып менә», диелә бу хәбәрдә.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, авариядә 28 яшьлек хатын-кыз имгәнә. Аның баш мие селкенә, башы имгәнә. Бу хатынны 7 нче номерлы хастаханәгә илткәннәр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100