Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хатынын төртеп чыгарган, оныкларын эзләп киткән». Башкортстанда әти кеше янып үлгән

Ир белән хатын бәхетле генә яшәп ятканда, фаҗига килеп чыга.

news_top_970_100
«Хатынын төртеп чыгарган, оныкларын эзләп киткән». Башкортстанда әти кеше янып үлгән
https://pixabay.com

Башкортстанның Чишмә бистәсендә коточкыч янгын зур гаиләгә кайгы алып килә. Өй дә янып бетә, әтиләре дә һәлак була. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Чишмә бистәсендәге Ульянов урамында янгын узган дүшәмбе була. Биредә ике катлы йортка ут каба. Коткаручылар килеп утны сүндергәндә йорт янып бетә инде. Гаилә учагыннан янган хәрабәләр генә кала.

«Кичке тугызларда башланды. Өйдә Александр һәм Татьяна Кувариннар яши иде. Алар белән кызлары һәм ике оныгы да тора. Оныкларга 5 һәм 10 яшь. Янгын чыкканда, балалар әниләре белән урамга йөрергә чыгып киткән булган. Бәхеткә, алар имгәнмәгән», — дип сөйли бу гаиләнең туганнары Екатерина Александрова.

Әлегә янгын сәбәбе ачыкланмаган. Урында тикшерүчеләр эшләгән, экспертизалар билгеләнгән.

«Янгын башланганда Александр йоклаган. Хатыны янгынны күреп алгач, ирен уята башлаган. Аннары Александр хатынын урамга төртеп чыгарган. Үзе балалар яши торган бүлмәгә киткән. Ул оныкларының өйдә булмавын белмәгән. Ирнең мәетен балалар бүлмәсендә тапканнар. Ул төтен исенә буылган һәм чыга алмыйча һәлак булган», — ди Екатерина.

Хәзер битараф булмаган кешеләр бу гаиләгә ярдәм җыя. 10 яшьлек малайга мәктәп формасы бик кирәк, диелә хәбәрдә.

Кувариннарга ярдәм итәргә теләүчеләр өчен: Сбербанк картасы 4276 0600 6608 3109, Екатерина Александрова телефонына 8(927)335-29-71 беркетелгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100