Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Русское лото» тапшыруын алып баручы Михаил Борисов вафат

Танылган артист кичә сәхнәдә вакытта хәлсезләнгән булган.

news_top_970_100
«Русское лото» тапшыруын алып баручы Михаил Борисов вафат
Михаил Борисов

«Русского лото» тапшыруын алып баручы Михаил Борисов 71 яшендә вафат булды. Бу турыда Борис Щукин исемендәге театр институына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте. 

Кичә «Столото» вәкиле Борисовның хастаханәгә салынуын әйткән. Съемка барышында Борисовның хәле киткән булган.

«Кичә бик авыр югалту кичердек — Михаил Борисович Борисов вафат. Ышанып булмый. Һәрвакыт энергиясе ташып тора, тормышны ярата, ирониясе дә бар иде. Михаил Борисов тотрыклылык һәм алдагы көнгә ышаныч үрнәге иде. Ул чын артист булды, чын артист кебек — съемка мәйданыннан китеп үлде», — диелгән театр хәбәрендә.

Михаил Борисов театрда, кинода, телевидениедә күп эшли. Щукин исемендәге театр институтында режиссура кафедрасы белән җитәкчелек итә, диплом спектакльләре куя, аларны тамашачылар яратып кабул итә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100