Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Петербургта сигез бала бассейнда хлор белән агуланган

Дистәләрчә кеше йөзә торган бассейнга салынган хлорның күләмен дөрес исәпләмәгәннәр, дип фаразлыйлар.

news_top_970_100
Петербургта сигез бала бассейнда хлор белән агуланган
https://pixabay.com

Санкт-Петербург шәһәрендә бассейнда коенганда сигез бала хлор парлары белән агуланган. Биш бала хастаханәдә, шуларның икесе реанимациядә ята. Җинаять эше ачылган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Спорт клубы Купчино районындагы Ярослав Гашек урамында урнашкан. Биредә клиентлар күп була. Кич белән дә бассейнда дистәләрчә кеше йөзә. Шул вакытта суга бик күп итеп хлор салалар һәм сигез бала агулана. Хәзер моның сәбәпләрен ачыклыйлар.

Өч баланы әти-әнисе өйгә алып китә, алар хастаханәгә ятудан баш тарта. 15 яшьлек бер үсмерне, 7-8 яшьлек тагын дүрт малайны — барлыгы биш баланы хастаханәгә салалар, алар хлор парларын сулап агуланган.

«Якынча белешмә буенча, бассейн хезмәткәрләре хлорның пропорцияләрен дөрес кулланмаган. Соңгы нәтиҗә тикшерүдән соң билгеле булачак», — дип аңлаткан Санкт-Петербургның Фрунзе районы прокуроры урынбасары Павел Черняев.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100