Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бүләкләр юлга чәчелгән»: Ике нәни бала белән әти-әнисе авариядә һәлак булган

Яшь хатын ике баласы белән ирен каршы алырга Уфага барган. Бергә өйгә кайтышлый алар барысы да мизгел эчендә җан биргән.

news_top_970_100
«Бүләкләр юлга чәчелгән»: Ике нәни бала белән әти-әнисе авариядә һәлак булган
Башкортстан буенча ЮХИДИ

19 сентябрьдә төнге унбердә Башкортстан трассасында ике балалы гаилә юл һәлакәтендә үлгән. Бу турыда ЮХИДИга сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

Ведомство мәгълүматы буенча, Белорет районында «Volkswagen Polo» автомобиле «Маn» йөк машинасына бәрелә. Фаҗига Уфа-Инзер-Белорет юлының 151 нче километрында була.

«Авариядә җиңел машины йөртүче ир-ат, аның пассажирлары — 27 яшьлек хатыны, 8 һәм 5 яшьлек ике баласы ашыгыч ярдәм табиблары килгәнче үлгән. Фаҗига урынында полиция, экстрен хезмәтләр эшли», диелә хәбәрдә.

Ир-атка ничә яшь булуы хәбәр ителми.

Шаһитлар сүзләренчә, бу кичтә яңгыр ява. Юл юеш була. Шуңа күрә борылышта җиңел машина йөртүчесе идарәсен югалткандыр, ул узарга чыкмаган. «Яңгырлы юлда җиңел машина шуып китте, каршы як полосага чыкты. Фура йөртүчесе берни эшләргә өлгермәде. Хәзер ул шок хәлендә һәм эвакуатор көтә», — дип сөйли «Ман» йөртүчеснең дусты. Бу турыда «Комсомольская правда» язды.

«Кич белән бу гаиләне заправкада күрдек. Кыз бала самокатта йөреп алды. Янында әнисе, абыйсы бар иде. Бик матур, сөйкемле кешеләр иде. Алар өйләренә кайтып җитәр алдыннан үлгән», — ди заправка хезмәткәре Альмира.

Белорет районы башлыгы Андрей Иванюта мәрхүмнәрнең якыннарының кайгысын уртаклаша.

Мәрхүмнәр Белоретта яшәүче Влад һәм Надя, аларның нәни балалары булуы ачыклана. Аларны бар кеше яхшы сүзләр белән генә искә ала.

27 яшьлек Надяның әтисе сүзләренчә, аларның Уфадан кайтып килүе була. Надя балалары белән әтиләре Владны каршы алырга барган.

«Влад Мәскәүдән кайтты, ул шунда эшли иде. Балалар сагыналар, көтәләр. Ул бүләкләр алып кайткан. Бу бүләкләр юл буйлап чәчелгән иде», — ди ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100