Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авыру хатынны табиблар төнлә чит шәһәрдә ташлап киткән

Йогышлы авырулар хастаханәсе, урын булмау сәбәпле, поликлиникадан юллама белән килгән хатынны кабул итмәгән.

news_top_970_100
Авыру хатынны табиблар төнлә чит шәһәрдә ташлап киткән
Владимир Васильев

Волгоградта яшәүче хатынның температурасы күтәрелә, ОРВИ симптомнары була. Ашыгыч ярдәм машинасы аны Волжский шәһәрендәге йогышлы авырулар хастаханәсенә алып китә. Волжский – өлкә үзәгеннән 30 км ераклыктагы иярчен-шәһәр. Поликлинкадан юллама булса да, биредә буш урыннар булмау сәбәпле, бу хатынны хастаханәгә салмыйлар. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Шуннан соң ашыгыч ярдәм бригадасы хатынны төнлә белән ялгызын гына Волжский шәһәрендәге бер мәйданда төшереп калдыра. Авыру хатын Волгоградка таксида кайтырга мәҗбүр була. Бу турыда аның туганнары сөйләгән.

Волгоград өлкәсе буенча Сәламәтлек саклау комитеты әлеге вакыйгага аңлатма биргән. Фельдшер гамәлләрендә кагыйдә бозулар ачыкланганы хәбәр ителә.

Хезмәт тикшерүеннән соң, фельдшерга дисциплинар кисәтү ясаганнар. Инструкция буенча бу ашыгыч ярдәм пациентны хастаханәдә калдырырга һәм үзе башка чакыру буенча китәргә тиеш булган. Бу турыда «Интерфакс» хәбәр итте.

Волгоградтагы Ашыгыч ярдәм клиник станциясенең баш табибы Олег Ярыгин сүзләренчә, «фельдшер мәрхәмәт күрсәткән, алар авыру хатынны өенә кайтарып куя алмасалар да, аны кирәкле урынга кадәр утыртып барырга ризалашкан».

«Шуннан соң авыру хатын үзен тукталышка кадәр алып баруны үтенгән», — ди Ярыгин.

Аның сүзләренчә, хәзер авыру хатынның хәле канәгатьләнерлек, ул амбулаториядә дәвалана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100