Татарстанда 15 яшьлек үсмер югалган

Ул социаль приюттан чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган.

Түбән Камада өч көн элек приюттан качкан үсмерне полиция хезмәткәрләре эзли. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

15 яшьлек Данила Васильев балалар һәм үсмерләр яши торган социаль приюттан 17 февральдә чыгып качкан. Шуннан бирле аның кайда булуы билгеле түгел.

Бу бала турында мәгълүматы булган кешеләрдән түбәндәге номерларга шалтыратырга сорыйлар: 8-937-773-97-57, 8 -987-400-91-84 яки 02.