Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда судтагы бәхәс аркасында бер ир-атны үтергән мизгел видеога эләккән

33 яшьлек ир-атны пычак кадап үтергәннәр.

news_top_970_100
Башкортстанда судтагы бәхәс аркасында бер ир-атны үтергән мизгел видеога эләккән

Башкортстанда бер ир-атны үтергән мизгелне урамдагы видеокүзәтү камерасы төшереп торган. Тикшерү комитеты кадрларын РЕН ТВ сайты күрсәтте.

Ведомство белешмәсе буенча, Уфада яшәүче 50 яшьлек ир-атка карата «үтерү» маддәсе буенча җинаять эшен тикшереп бетергәннәр. 

Тикшерүчеләр ачыклаганча, былтыр 17 мартта Уфаның Пушкин урамында Арбитраж суды янында ике ир-ат арасында җәнҗал чыга. Алар судтагы бәхәс сәбәпле талаша. Судта бу ир-атлар оппонентлар була.

«Чираттагы суд утырышыннан соң, җинаятьтә шикләнелүче 50 яшьлек ир-ат һәм 33 яшьлек ир-ат яшьрәк ир-атның машинасына кереп утыралар. Алар сөйләшмәкче була. Шул чакта 50 яшьлек ир-ат пычак чыгара һәм яшьрәк ир-атның күкрәгенә һәм корсагына берничә тапкыр кадый. Яраланган ир-ат машинадан чыгып йөгерә, качмакчы була. Ләкин җинаятьтә шикләнелүче ир-ат аны куып җитә, тагын берничә тапкыр пычак кадый, аннары җинаять урыныннан качып китә», — диелә ведомство хәбәрендә.

Яраланган ир-ат урында ук һәлак була. Җинаятьтә шикләнелүче дә үз-үзенә кул салмакчы була, ләкин аны коткаралар. 

Җинаять эше ир-атка карата медицина характерындагы мәҗбүри чаралар күрү өчен судка тапшырылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100