Балага нашатырь спиртыннан клизма ясаган шәфкать туташын 4 елга утыртырга мөмкиннәр | intertat.tatar

Балага нашатырь спиртыннан клизма ясаган шәфкать туташын 4 елга утыртырга мөмкиннәр

2017 елның июнендә Ишембай сырхауханәсенә 3 яшьлек малайны китерәләр. Аның ашкайнату эшчәнлеге бозылган була. Шәфкать туташы, флаконнарны бутап, баланың эчәгенә нашатырь спирты кертә.
Шәфкать туташы гаебен таныган. Аны дүрт елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Бу хакта БСТ каналы хәбәр итә.