"Ләйсән" балалар бакчасында янгын чыгып, 61 баланы эвакуацияләгәннәр

Кыска ялганыш аркасында балалар бакчасында янгын чыккан.
Кичә иртән Тукай районында кыска ялганыш аркасында балалар бакчасында янгын чыккан.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Калмаш авылындагы "Ләйсән" балалар бакчасыннан 61 баланы эвакуацияләгәннәр.

Янгында беркем дә зыян күрмәгән, дип хәбәр итте "Татар-информ".