Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Радиоэлемтә белән мавыгучы ир-ат яшен сукканын видеога төшереп алган

Һәвәскәр үзе чак кына исән калган.

news_top_970_100
Радиоэлемтә белән мавыгучы ир-ат яшен сукканын видеога төшереп алган

Бразилиянең көнчыгышында радиоэлемтә белән мавыгучы һәвәскәр ир-атларны чак кына яшен сугып үтермәгән. Аларның берсе — 44 яшьлек Хосе Омар де Оливейра яшенне видеога төшереп алган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Estado do Minas басмасы белешмәсе буенча, ике иптәш Миндури шәһәреннән җиде километр ераклыктагы калкулыкка соңгы өч елда берничә тапкыр бара. 10 гыйнварда көндез алар кабат радиоэлемтә сеансы ясый. Шул чакта Хосе Омар телефонын алып, якынлашып килә торган болытны фотога төшермәкче була.

«Бер үк якта кояш та, яңгыр да булуын күргәч, фотога төшереп алып, Ходайның кодрәте киң булуын күрсәтәсем килгән иде», — ди бу ир-ат.

Шул чакта агач коймага яшен суга. Ир-атларны төрле якларга — парковкада торган машиналар өстенә атып бәрә. Бәхеткә, ир-атлар имгәнми.

«Без радиостанцияләр белән шөгыльләнгән урында беркайчан да яшен булмый иде. Аны мобиль телефон тарткан булуы ихтимал», — ди Хосе Омар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100