Казанда байкерлар клубы президентын соңгы юлга озаттылар

Иптәшләре «Мотолегион» клубы җитәкчесе Виталий Хәбиб коронавирустан вафат булуын яза.

17 октябрьдә Казанда «Мотолегион» байкерлар клубы президенты Виталий Хәбибне соңгы юлга озаттылар. Мәрхүм Дәрвишләр бистәсе зиратына җирләнде. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итте.

Хәбибнең үлеме турында дуслары 15 октябрьдә хәбәр итте. 59 яшьлек байкер «коронавирус авыруыннан үлде», дип яза алар.

«Моның сәбәбе (Виталий Хәбиб үлеме — Т.и. иск) — коронавирус. Табибларга вакытында мөрәҗәгать итмәү, реанимациядә „стабиль катлаулы“ халәттә бер атна һәм үлем», — дип яза мәрхүмнең дуслары.